Ютазы урта мәктәбендә балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау максаты белән Баулы районындагы “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге ярдәме белән спектакль күрсәтү оештырылды ( рус телендә).
Ютазы урта мәктәбе укучылары өчен "Утлы юллар патруле" дигән юл хәрәкәте куркынычсызлыгы темасына спектакльне Әлмәт дәүләт татар драма театры артистлары күрсәтте. Спектакль алдыннан "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" дәүләт бюджет учреждениесенең Баулы районындагы бүлек начальнигы Рәзидә Игнатьева чыгыш ясады. Ул балаларга җәяүлеләрнең үрнәк булуларын, юл йөрү кагыйдәләрен истә тотуларын һәм үтәүләрен теләде.