Иртән район мәктәпләрендә гадәттәгечә РФ һәм ТР флагларын күтәрү тантанасыннан башланды.
Урыссудагы 3-нче номерлы мәктәптә, тантанадан соң, сыйныфларда "Әһәмиятле нәрсә турында сөйләшү" үтте, ул һавада йөзү, авиация һәм космонавтика өлкәсендә танылган тикшерүче, үзешчән-галим Константин Эдуардович Циолковскийга 165 яшь тулуга багышланган иде.