Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү (Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе сайтының "оператив мәгълүмат" бүлегенә актив интернет-сылтама мәҗбүри!).

2022 елның 20 сентябре, сишәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУдан килде :

 

2022 елның 21 сентябренә метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

 

2022 елның 21 сентябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.

 

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе хәбәр итә:

 

Томанда:

Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә

чаралары, навигация приборлары булдырырга киңәш ителә.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.

Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кинәт тормозга басмаска кирәк. Тукталыш кирәк булганда, тизлекне салмак кына киметү зарур. Тоткарлаган вакытта берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шуның белән сезнең арттан барган машина

йөртүчеләрне кисәтергә кирәк. Автомобильнең техник торышына,

бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итү мөһим.

Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренүчәнлектәге жилет кию зарур . Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

 

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International