Батырлык дәресе - яшь буын арасында ватанпәрварлык рухын күтәрүгә юнәлтелгән чара.
Мондый дәресләр инде күптән Урыссуның 3 санлы мәктәбендә традициягә әверелде. Алар безгә ата-бабаларыбызның данлы героик мирасына кагылырга мөмкинлек бирә.
"Беркайчан да сугыш булмасын!»дәресе 6 нчы сыйныф укучылары өчен үткәрелде. Вилданов Динар Дарвин улы балаларга бәхет һәм тыныч тормыш шатлыгы нинди бәя белән яулануы турында сөйләде, планетабызда беркайчан да сугышлар булмасын өчен без нәрсә эшли алуыбыз турында нәтиҗә ясады.
Дәрес кызыклы һәм оешкан төстә үтте; барысы да актив һәм уңай кәефле иде. Балалар Бөек Ватан сугышы геройлары турында горурлык һәм хөрмәт белән сөйләштеләр. Әлеге чара соңгы вакытта йомшарган патриотизм хисе формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Россиянең чын гражданнарын нәкъ менә патриотлык тәрбияли бит.