Урыссуда район ата-аналар комитеты утырышы булып узды

2022 елның 21 сентябре, чәршәмбе

Башкарма комитетның утырышлар залында Г. Сәләмова рәислегендә район ата-аналар комитеты утырышы булды, анда мәгариф бүлеге начальнигы Сергей Абрамов һәм “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы”  ДБУ бүлеге начальнигы Рәзидә Игнатьева катнашты.

Укыту процессы һәм мәктәпләрдәге яңалыклар белән мәгариф бүлеге начальнигының уку-укыту эшләре буенча урынбасары  Гәрәева А. Р. һәм  тәрбия эшләре буенча урынбасары Мөхәммәтҗанова А. Ф. таныштырдылар.

Иминлек, юл-транспорт травматизмы һәм туклануны оештыру мәсьәләләре каралды.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International