21 сентябрь көнне Кәрәкәшле авылы китапханәсендә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен Халыкара тынычлык көненә багышланган «Ак торна – тынычлык хәбәрчесе» торналар фигуралары ясау буенча әңгәмә һәм мастер – класс узды.
Китапханәче "Тыныч күк астында яшәве ничек рәхәт!» дип аталган әңгәмә уздырды. Шулай ук балалар Тынычлык көне җир шарының барлык почмакларында көч кулланудан баш тарту һәм сугышны туктату көне дип игълан ителүен һәм 1981 елдан бирле билгеләп үтелүен белделәр. Туган якны өйрәнү музее фондын саклаучы Хәмидуллина Г.М. торналар фигуралары ясау буенча мастер-класс үткәрде. Чара балаларга мөрәҗәгать белән тәмамланды: "Бөтен планетада берәр нәрсәне үзгәртергә теләсәң - үзеңнән башла. Ярдәмгә мохтаҗ булганнарга ярдәм ит! Җирдә һәрвакыт тынычлык булсын!»