Ютазы районы башлыгы районның иң яхшы механизаторларына бүләкләр тапшырды.
Бүләкләү тантанасы Тукай исемендәге җәмгыять хуҗалыгында оештырылды.
Акчалата премияләрне әлеге хуҗалык механизаторлары Венер Әхмәтҗанов, Рөстәм Абдуллин һәм Марсель Йосыпов алды.
Механизаторларны котлап, район башлыгы аларга барлык авырлыкларга карамастан фидакарь һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Соңгы елларда районның агросәнәгать комплексы аграр техника паркын яңартуга зур игътибар бирә. Ютазы районында агымдагы елда 166 200 мең сумлык 25 берәмлек яңа техника сатып алынган. Быелның 8 аенда авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 484 478 мең сумга җиткән.
Бүген авыл хуҗалыгы продукциясенең зур өлешен җитештерә торган кече агробизнес һәм фермер хуҗалыклары үсеш ала.