Ютазы районы ветераннарының (пенсионерларының) җирле иҗтимагый оешмасын Гүзәл Латыйпова җитәкләячәк.
Бу карар күптән түгел узган район ветераннар советы пленумында яңгырады, анда катнашучылар бертавыштан тәкъдим ителгән кандидатураны хупладылар. Пленум эшендә район башлыгы Аяз Шәфигуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, район Советы Аппараты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Марьяна Харисова, бүлек башлыклары, предприятие һәм учреждение җитәкчеләре һ.б. катнашты. Район башлыгы, пленумда катнашучылар һәм районның барлык ветераннар җәмәгатьчелеге исеменнән Гүзәл Латыйпованы әлеге җаваплы вазыйфага сайлануы белән котлап, үз вакытында район җитәкчелеге системасында эшләгән һәм кешеләр, иҗтимагый оешмалар белән эшләү тәҗрибәсе зур булуын билгеләп үтте. Шуңа күрә Гүзәл Ногман кызы йөкләмәләрне тулысынча үти алачак, дип ассызыклады ул. Үз чиратында Гүзәл Латыйпова үз эшчәнлегендә районның ветераннар хәрәкәте флагманы Зоя Глушкова белән тыгыз элемтәдә торып ышанычны акларга тырышачагын әйтте, ышаныч күрсәткән өчен ихлас рәхмәтен белдерде. Исегезгә төшерәбез, Зоя Глушкова әлеге иҗтимагый оешма белән район оешканнан бирле диярлек идарә итә. Соңгы вакытта район ветераннар Советы эшен Владимир Петров җитәкләде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, безнең районда ветераннар хәрәкәте һәрчак көчле, республиканың шундый ук оешмалары арасында иң яхшыларның берсе булды.