21 сентябрьдә Үзәк балалар китапханәсендә авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү максатыннан интернат-коррекция мәктәбендә укучылар өчен «Син ялгыз түгел, без бергә» дигән мәгълүмати-танып белү сәгате үткәрелде.

2022 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

«Син ялгыз түгел, без бергә»

 

Үзәк балалар китапханәсендә,  21 сентябрь көнне, коррекция интернат мәктәбе укучылары өчен авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү максатыннан, «Син ялгыз түгел, без бергә» дигән информацион-танып белү сәгате үткәрелде. Китапханәче Кадрия Заһретдинова балаларга балалар өчен ышаныч телефоны хезмәте, авыр тормыш хәленә эләккән очракта кемгә һәм ничек ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуы турында сөйләде. Әлеге чарада катнашучыларның һәрберсе балалар ышаныч телефоны номеры белән мәгълүмати таблица алды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International