Гимназия укучылары, яшь хәрәкәт инспекторлары отрядында катнашучылар Ямаев Әмир һәм Шәмсуллин Руслан яшь хәрәкәт инспекторларының республика форумында катнашалар

2022 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

"Кама Артек" үзәгендә бөтен республикадан 105 бала һәм 45 педагог очрашты, алар тәҗрибә уртаклашырга, флешмоб оештырырга, социаль челтәрләр кушымталары белән эшләргә, юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча үз блогын алып барырга һәм вакытларын шәп үткәрергә өйрәнделәр.

Форум программасында телерадио алып баручы Руслан Мәҗитов (Казан шәһәре), автоспорт журналисты Лащенова Л.В. (Мәскәү шәһәре), Максим Каракулин һәм Татарстан чемпионы - "Лучше всех" проектында катнашучы Артем Бабкин белән бию флешмобы, юл йөрү кагыйдәләре буенча КВИЗ, педагоглар өчен педагогика фәннәре кандидаты Григорьева А. В. белән белем бирү тренинглары (Мәскәү шәһәре) һәм күп кенә кызыклы чаралар оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International