Районда терлек азыгы әзерләү буенча семинар узды.
Хәзер авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең иң җаваплы чоры, терлек азыгы әзерләү кампаниясе тәмамлана. Сыйфатка, куркынычсызлыкка һәм туклыклылыкка тәэсир итүче бик күп факторлар бар. Иң катлаулы чор – терлекләрне кышлату - нинди сыйфаттагы азык әзерләү һәм аның кайсы срокта тәмамлануына бәйле.
Терлек азыгы әзерләү темасына семинар район башлыгы Аяз Шәфигуллин җитәкчелегендә «Вафауллин» КФХ базасында үткәрелде. Мәсәлән, бу хуҗалыкта терлек азыгы салуның төрле ысуллары: силос-сенаж траншеялары һәм курганнар кулланылган.
Семинарның беренче өлешендә «Вафауллин» крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Ансель Вафауллин кукурузны ашлыкка җыеп алу өчен яңа чапкычны күрсәтте һәм курганга сенаж салу технологиясе белән таныштырды. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Андрей Борисов сусыл һәм тупас азык салу технологиясе, терлек азыгы салуның яңа ысулларын куллану турында сөйләде.
Ютазы мәдәният йортында узган семинарның икенче пленар өлешендә район башлыгы Аяз Шәфигуллин катнашучылар алдында терлек азыгы әзерләү буенча планны һәм бурычларны җиткерде. Шуннан соң районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Андрей Борисов катнашучыларны район хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү һәм хайваннарның продуктлылыгы һәм 2022-2023 елгы кышкы араннар чорына бурычлар белән таныштырды, туклыклы матдәләр буенча балансланган азык әзерләүгә басым ясады.
- Сыйфатлы азык алу өчен яшел азыкны консервацияләгәндә төп бурыч - аларның максималь сакланышы, - дип билгеләп үтте Андрей Борисов.
Район хуҗалыкларында терлек азыгы җитештерүнең төп чыганагы - кыр азыгы җитештерү, анда тулаем җитештерүдән 70-80% азык әзерләнә. Районның баш ветеринария табибы Динар Хәкимовның чыгышында, бозылган, сыйфатсыз азык, шулай ук күксегән һәм токсик гөмбәләр белән зарарланган азык белән тукландыру, терлекләр авыруларының төп сәбәпләренең берсе булуы ассызыкланды.