Балалар иҗаты үзәге педагогы Д. Кәримов укучыларны кәгазь авиомодельләр ясау барышында аэродинамика нигезләре белән таныштыра.
Авиамоделизм - авиация техникасын үзләштерүнең беренче этабы. Очкыч моделе – аның барлык үзенчәлекләре – аэродинамикасы, көче, конструкциясе белән миниатюр самолет. Очучы модель төзү өчен билгеле бер осталык, белем һәм күнекмәләр кирәк. Модель ясау процессында "Авиамодельләштерү" берләшмәсе балалары төрле технологик күнекмәләр алалар, очу аппаратларының конструкциясе, аэродинамикасы һәм ныклыгы нигезләре белән танышалар.
Кәримов Д. Т. балалар иҗаты үзәге педагогы