Гимназиядә узган ата-аналар җыелышларында сыйныф җитәкчеләре ата-аналарга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында искә төшерделәр.
Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча җыелышның мөһимлеген тормышның үзе таләп итә. Юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә балалар үлеме һәм аларның сәламәтлекләренә зыян килүенең куркыныч статистикасы коточкыч. Ел саен юлларда бик күп кеше үлә.