Балалар иҗат үзәге каршындагы “Дуслык территориясе” сезонның соңгы очрашуында балаларны җыйды

2022 елның 26 сентябре, дүшәмбе

Балалар иҗаты үзәгендә «Дуслык территориясе» җәйге ял мәйданчыгы ябылды.

Дуслык мәйданы - күңелле балачак, күңел ачу, шаяру-көлү, уеннар, иҗади ачышлар дөньясы бәйрәме, биредә теләсә кайсы вакытта үз көчеңне һәм җитезлегеңне, кыюлыгыңны һәм җиңүгә булган ихтыярыңны тикшереп була. Җәйге чорда балалар ял итү мәйданчыгында малайлар һәм кызлар өчен бик күп кызыклы чаралар уздырылды: «Нәрсә ул яхшы һәм нәрсә ул начар » видео дәресе, «Детективлар мәктәбе» квест-уены, шахмат-шашка турнирлары, экспериментлар, юл йөрү кагыйдәләре буенча чаралар. Балалар рәхәтләнеп төрле чараларда катнаштылар, бик күп кызыклы һәм танып белүгә булышлык иткән мәгълүмат тупладылар, күңелле ял иттеләр, татлы призлар алдылар.

Мәйданчыкның эш нәтиҗәсе: балаларның тормышын кызыклы социаль-мәдәни вакыйгалар белән тулыландыру, балаларның һәм ата-аналарның җәйге мәйданчык эше турында уңай фикерләре, балаларның эмоциональ һәм дустанә кәефләре .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International