2022 елның 23 сентябрендә ике республика чигендә «Тоннель» рейды үткәрелде!

2022 елның 26 сентябре, дүшәмбе

2022 елның 23 сентябрендә 06-00 сәгатьтән 08-00 сәгатькә кадәр Ютазы полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Урыссу-Октябрьский автомобиль юлының 3кмында «Тоннель» рейды үткәрелде.

Рейдның максатлары - юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәләренең авырлыгына тәэсир итүче юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклау һәм булдырмау; федераль/республика эзләнүендә булган кешеләрне ачыклау. Автомобиль юлының әлеге участогы транспорт чаралары күпләп узучанлыгы белән характерлана.

 

Ютазы полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 97 автомашина тикшерелде, 9 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып транспорт чарасы белән идарә итү, җәяүлеләр өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланды. Алгы ян як пыялага салынган тонировка сәбәпле күренүчәнлекне начарайткан транспорт чарасын йөртүче ачыкланды, аңа карата РФ КоАП 19.3 статьясының 1 өлеше буенча административ беркетмә төзелде (полиция хезмәткәренең законлы таләбенә буйсынмау).

 

Әгәр дә Сез машина йөртүченең исерек хәлдә яки идарә итү хокукыннан мәхрүм ителүенә шаһит булсагыз, бу мәгълүматны Ютазы эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 2-66-02 телефоны буенча яки 02 аша хәбәр итә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International