Урыссу башлангыч мәктәбендә дәрестән тыш вакытта өстәмә белем бирү кысаларында хореография буенча дәресләр башланды.
Хореография белән шөгыльләнү балаларда һәрвакыт эчкерсез һәм иң яхшы хисләр уята, кабатланмас бәхет хисе бүләк итә, сәнгатькә, үз тарихына, халкына, Ватанына мәхәббәт тәрбияли. Алар сыгылмалылык, җитезлек, төгәллек, пластика, ныклык һәм көч тәрбияләүгә, төз гәүдә, матур йөрү белү формалаштыруга, шулай ук балалар биюләренең төрле хәрәкәтләре белән мотор тәҗрибәсен баетуга булышалар.
Нәкъ менә шуңа күрә Урыссу башлангыч мәктәбендә хореография буенча өстәмә белем бирү берләшмәсе эшли (җитәкчесе Әхмәдышина Альбина Вәгыйз кызы), анда кызлар гына түгел, малайлар да рәхәтләнеп йөри.