23 сентябрьдә Казанда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Республика ата-аналар комитеты утырышы узды.
Ютазы районын тәрбия эшләре буенча җитәкче урынбасары Айгөл Мөхәммәтҗанова һәм район ата-аналар комитеты рәисе Гөлназ Сәламова тәкъдим иттеләр. Утырышта ата-аналарның балигъ булмаган балаларны тәрбияләү һәм укыту өчен җаваплылыгы, куркынычсызлык һәм сәламәтлек мәсьәләләре каралды. Шулай ук көн тәртибендә: балалар юл-транспорт травматизмын, энтеровирус инфекциясен профилактикалау, балаларда психологик бәйлелек соравы каралды.