Балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча эш планын гамәлгә ашыру кысаларында бүген, 23 сентябрьдә, Урыссудагы 3 нче балалар бакчасында Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча «Яшь хәрәкәт инспекторларына багышлау» дигән чара узды.
Чараның максаты - балаларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүне, урамнарда һәм юлларда законнарны үтәүне актив пропагандалаучылар арасына җәлеп итү аша формалаштыру.
Балалар уен формасында юл йөрү кагыйдәләре, юл билгеләре турында белемнәрен ныгыттылар, җәяүлеләр дә, пассажирлар да, шоферлар да булдылар. Спорт эстафеталарында көч сынаштылар, үз көчләрен һәм җитезлекләрен күрсәттеләр.