Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге оештырган слетның икенче көне бай эчтәлекле һәм кызыклы булды.
Форумда катнашучылар янына ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Ринат Садыйковның килүе дә моңа булышлык итте. Түрә җор сүзле һәм аларны стандарт булмаган фикерләүгә юнәлтергә сәләтле булып чыкты. Менә ул бурычны билгеләде - үзеңне 25 яшьлек итеп күрсәтү, һәм «саллы яшь» биеклегеннән четерекле сорауларга тиз җавап табу.
- Сезнең ничә балагыз бар? - Садыйков кызга сорау бирә.
- Әлегә берәү дә юк, - дип җавап бирә.
Шул ук сорауга егет җавабы:
- Икәү.
Ә син ничә тапкыр өйләндең, дигән сорауга укучы залда бердәм көлү уятып: «ике мәртәбә» дип җаваплый. Кыз игътибарлырак булып чыкты: кияүдә ул бер генә тапкыр булачак.
«Дубравушка” балаларны сәламәтләндерү лагеренда үткән форумда катнашучыларны шулай ук район башлыгы Аяз Шәфигуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов та сәламләде. Балалар алдында чыгыш ясаган район башлыгы аларга нәтиҗәле, бай эчтәлекле көннәр теләде, кеше һәм җәмгыять тормышында күп нәрсә шуларга бәйле булган белемнәрен тулыландыруны теләде.