Безнең район чаңгычы-узышчылары республика ярышларында катнаштылар.
Традицион ярышлар 23-25 сентябрьдә Җәлил поселогында узды. Татарстан шәһәрләре һәм районнарының 17 командасыннан 170 тән артык яшь спортчы чаңгы-роллерларда узышуда һәм кросста катнашты. Ютазы районы чаңгычы-роллерчылары һәрвакыттагыча бүләккә лаек булды. Әйтик, 2009-2010 елгы үсмерләр арасында классик стиль белән 2,5 километр дистанциядә Искәндәр Латыйпов бронза медаль яулады.