Менә инде 5 нче тапкыр, “Ютазы йолдызлары” бию ансамбле бу матур фестивальдә катнашты һәм җиңде.
Минем уйлавымча, бу фестиваль безнең хәтердә озак сакланыр, чөнки биредә кунакчыл һәм дустанә мөнәсәбәтле халык яши, аларның берсе, безнең куратор, сөйкемле Вәликәева Сиринә Рафи кызына безне урнаштырган өчен рәхмәт белдерәм.
Тирән ихтирам белән, чакырулары һәм грандиоз чараның бер өлеше булырга мөмкинлек биргәннәре өчен Ярмәкәй районы башлыгы Райманов Илшат Әмир улына һәм мәдәният бүлеге начальнигы Рәхмәтуллина Ирина Флүр кызына зур рәхмәтемне белдерәм. Ихлас күңелдән фестивальнең чәчәк атуын, биеккә очышын, болытсыз күк йөзе телим. Киләчәк мәдәни проектларда хезмәттәшлек итүгә өметләнәм.
Хөрмәт белән, ансамбльнең җитәкчесе, балетмейстеры, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре М. М. Абдурахманова.