Урыссу башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә «Яшь шахматчылар» өстәмә белем бирү берләшмәсе эшли (җитәкчесе Сәетгәрәева Регина Зөбәер кызы).
Төрле яшьтәге балалар әлеге берләшмәгә бик теләп йөриләр.
Шахмат системалы һәм стратегик фикер йөртергә өйрәтә, анализлау сәләтен үстерә, ә иң мөһиме – балалар эчке гамәл планы төзергә өйрәнә (акыл белән эш итәргә).