«Мәгълүмати грамоталылык – уңышлы шәхес» - “Яңарыш " клубы әгъзалары катнашында Үзәк китапханәнең уку залында узган өлкән яшьтәге гражданнар өчен аралашу сәгате шулай аталды.
Хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлшат Ризванова ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең белешмә-мәгълүмат порталы белән таныштырды. Халык өчен булган сервисларга һәм мөмкинлекләргә күзәтү ясады, дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алу өстенлекләре турында сөйләде. Барлык катнашучыларга да «Циффрлы грамоталылык» викторинасы тәкъдим ителде. Чара ахырында кирәкле мәгълүматны дөрес эзләү буенча гамәли киңәшләр бирелде. Әлеге чара мәгълүмати грамоталылыкны һәм мәдәниятне арттыруга юнәлдерелгән иде.