Берничә ярышны берләштергән дисциплина буенча янгын-коткару отрядлары бүлекчәләренең шәхси составы арасында ярышта 42 нче янгын-коткару бүлеге командасы икенче урынны яулады.
Әлеге сынаулар янгын сүндерүчеләрнең һөнәри осталыгын ныгытуга исәпләнгән. Бу хезмәттә көчләр һәм белемнәрне чиктән тыш мобильлек таләп итүен ярышлар барышында үз күзләрең белән күреп була иде. Барлык күнегүләрне дә тулы экипировкада башкару җиңел эш түгел, һәм бу, мөгаен, бөтен кеше өчен дә түгелдер. Чын янгын вакытында эшләр кырысрак тора.
Ярышларның сигез этабында хәрби кием кию һәм кораллар алу, штанга күтәрү, йөк тәгәрмәчләрен күчерү, кувалда ярдәмендә көпчәкләр күчерү, магистраль линия салу һәм аны кире “төрү”, «зыян күрүченең» куркыныч зонасыннан чыгару һәм башкалар бар иде.
Исегезгә төшерәбез, берничә төрле дисциплинада Урыссу, Азнакай, Лениногорск, Зәй һәм Бөгелмә янгын сүндерү хезмәтләре хезмәткәрләре катнашты. Безнең районның янгын-коткару өлеше күрсәткән яхшы нәтиҗәләр аның профессиональлеген күрсәтә.