Шулай ук дәресләрдә тизәйткечләрне кабатлау дәвам итә, чөнки алар яшь актерларның сөйләм аппараты үсешендә зур роль уйный .
"Көзге һәм кеше", "Тәрәзә", "Авыру кеше", "Кеше яшеренә", "Кеше эзли", "Карт кеше" кебек күзаллауны үстерү күнегүләре уздырдылар.
Театр сәнгатен укыту өчен сулыш күнегүләре дә бик мөһим һәм кирәк.
Яшь актерларны яңа дәрес көтә иде. Пластика һәм тренинг.
Балалар аяк, кул, муен, арка мускулларын сузу өчен төрле күнегүләр ясадылар.