Балаларга мәхәббәт - ул күңел таләбе
Бу көнне котлауларны тәрбиячеләр һәм барлык мәктәпкәчә учреждениеләр хезмәткәрләре кабул итте. Ютазы районында егерме бер балалар бакчасы бар. Аларның һәрберсендә балаларны һәм үз эшләрен яратучы чын профессионаллар эшли.
Сабыйларыбызны тәрбияләгәннәре, сабырлыклары һәм хезмәтләре өчен, барлык мәктәпкәчә учреждениеләрдә эшләүчеләргә дә рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Барысы турында да язар өчен газетабызның битләре җитмәячәк…
Шуңа күрә әлегә бу игелекле һөнәрнең бер генә вәкиленә тукталырбыз.
Урыссу шәһәр тибындагы 4нче балалар бакчасында инде егерме ике ел өлкән тәрбияче булып Тамара Зыятдинова эшли. Кечкенәдән Тамара тәрбияче булырга хыяллана. Октябрьский шәһәрендә туган кыз, мәктәпне тәмамлап, Чаллы педагогия институтына укырга керә, анда булачак ире - Урыссу егете белән таныша. Институтны тәмамлагач, ире белән бергә поселокка кайтып урнаша. Биредә аның хезмәт эшчәнлеге башлана. Биш елга якын балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, ә декреттан соң яңа вазифа - өлкән тәрбияче сыйфатында. Ире белән бергә ике ул үстерәләр, аларның олысына 28 яшь, кечесенә 19 яшь.
- Тамара Викторовна үзен белемле белгеч һәм ачык күңелле шәхес итеп күрсәтте. Анда гаҗәеп рәвештә зур хезмәт сөючәнлек, үз һөнәренә һәм балаларга мәхәббәт, педагогик осталыкны камилләштерүгә омтылыш бергә үрелгән, педагогик киңәшмәләр һәм җыелышлар оештыра. Аны һәркем – хезмәттәшләре, балалар һәм ата-аналар ярата һәм хөрмәт итә. Ул һәрчак ярдәмгә килә, ярдәм күрсәтә, - дип сөйли балалар бакчасы мөдире Лилия Марс кызы Шәфигуллина.