27 сентябрьдә #Каразирек урта мәктәбендә «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты буенча төзелгән табигый-фәнни һәм технологик юнәлешләр буенча «үсеш ноктасы» үзәген ачу тантанасы булды.
Үзәк «Физика», «Химия», «Биология» фәннәре буенча өч кабинеттан тора.
Үзәкнең җиһазлары 5-11 сыйныф укучыларына мәҗбүри программаны яхшырак үзләштерергә, «Химия», «Физика», «Биология» фәннәре буенча профильле укуны тирәнәйтергә ярдәм итәчәк. Тантаналы ачылышта, өлкән сыйныф укучыларыннан һәм мәктәп укытучыларыннан тыш, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рузанов С. А. һәм мәгариф бүлеге начальнигы Абрамов С. А. катнашты.