Урыссу гимназиясендә биология укытучылары өчен семинар-практикум узды

2022 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

«Татнефть» хәйрия фонды грантын гамәлгә ашыру кысаларында Урыссу гимназиясендә методик семинар-практикум узды.

Ютазы районы биология укытучылары эксперт катнашында Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасына әзерлек планнары турында фикер алыштылар. Биология буенча имтихан эшләрен тикшерү буенча республика предмет комиссиясе эксперты, А.С. Пушкин исемендәге 78 нче лицейның биология укытучысы Г.Р. Сальникова күзәнәктәге матрица реакцияләрен өйрәнүдә үзенең методик алымы белән уртаклашты, имтихан эшенең цитологик бурычларын бәяләү критерийлары белән таныштырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International