Мәктәп кунаклары ачык дәресләрдә булдылар
Катнашучылар дәрестән тыш эш һәм өстәмә белем бирүне оештыру белән таныштылар.
Мәктәп театрында катнашучылар "Бер адым" спектакленнән өзек күрсәттеләр.
Киңәшмәдә куркынычсызлык, хокук бозуларны профилактикалау һәм ата-аналар белән эшләүне оештыру мәсьәләләре каралды.
Мәктәп эчендәге контрольне оештыру турындагы доклад белән Ютазы мәктәбе директоры Әнис Ямалетдинов чыгыш ясады.
Мәгариф бүлеге начальнигы Сергей Абрамов белем бирү сыйфатын күтәрү буенча "юл картасын" тормышка ашыруны анализлады.