Өлешчә мобилизацияләү кысаларында безнең районнан 12 якташыбыз хәрби комиссариатка чакырылды.
Булачак сугышчылар автобус белән бүген Урыссудан чыгып китте. Казанда аларга алдагы формалашуны узарга туры киләчәк.
Аларны озатырга туганнары һәм якыннары килде. Егетләргә бер теләк - туган якларына тизрәк әйләнеп кайтсыннар. Һәм, һичшиксез, исән һәм сәламәт килеш.