Ютазы мәктәбе өлкән сыйныф укучылары балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе рәисе белән очраштылар

2022 елның 30 сентябре, җомга

Ютазы урта мәктәбенең 8-11 сыйныф укучылары өчен Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе Сергей Рузанов белән очрашу булды.

 

Профилактик әңгәмә барышында Сергей Александрович комиссия эше, укучыларның үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен үтәүләре, куркынычсыз Интернет турында сөйләде һәм укучыларның сорауларына җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International