«ТР Фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе» дәүләт учреждениесенең Баулы филиалы начальнигы Рәзидә Игнатьева, #Урыссуның 1 санлы башлангыч мәктәбе яшь хәрәкәт инспекторлары белән берлектә, җәяүлеләр кичү урыннары буенча юлның машиналар йөрү өлешен ничек аркылы чыгарга кирәклеген аңлатты һәм күрсәтте.
Транспорт юлын аркылы чыгу бала тормышында бик җаваплы моментларның берсе һәм аны моңа өлкәннәр өйрәтергә тиеш. Иң куркынычсыз чыгу урыны — җир асты яки җир өсте кичүе. Алар булмаганда, юлны башта сулга, аннары уңга карап, якынлашып килүче транспорт булмауга ышанып, транспорт якынлашканда, аның сине күреп, туктавына инанып, узарга кирәк.
Яшь хәрәкәт инспекторлары чакыру ташлый:
Хөрмәтле ата-аналар һәм укучылар! Онытмагыз, Сезнең һәм тирә-юньдәгеләрнең иминлеге Сезнең юлда тәртипле булуыгызга бәйле!