Татарстанда күчемсез милекне рәсмиләштерү буенча «кайнар линияләр» марафоны узачак

2022 елның 3 октябре, дүшәмбе

Өлкәннәр декадасы кысаларында Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы экспертлары өлкән буын вәкилләре өчен күчемсез милеккә хокукны рәсмиләштерү буенча 4,5 һәм 6 октябрьдә бушлай консультацияләр уздырачаклар.

 

Консультациягә мөрәҗәгать итүчеләр белә алачак:

- милеккә күчемсез милекне ничек дөрес итеп рәсмиләштерергә

- «дача»  яки  «гараж»   амнистиясеннән ничек файдаланырга һәм мондый күчемсез милекне рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибе өчен нинди документлар кирәк;

- милек белән алыш-бирешләрдә үзеңне мошенниклардан ничек сакларга һәм гражданнарны кызыксындыра торган башка мәсьәләләр.

 

Бердәм кайнар линия Казанда (843) 255-25-71 телефоны буенча 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр эшләячәк. Республика районнарындагы белгечләрнең телефоннарын безнең сайтның «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» - «Кайнар линияләр» бүлегендә белергә мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International