Район башкарма комитетының утырышлар залында авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләренең киңәшмәсендә урып-җыю эшләрен төгәлләү зарурлыгына басым ясалды.
Район башкарма комитетының утырышлар залында авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләренең киңәшмәсендә урып-җыю эшләрен төгәлләү зарурлыгына басым ясалды.
Басуларда кукуруз, рапс һәм көнбагыш мәйданнары әле җыелмыйча кала. Киңәшмә эшендә катнашкан район башлыгы Аяз Шәфигуллин билгеләп үткәнчә, әлеге бурыч кичектерелергә тиеш түгел.
- Август аенда урып - җыю кампаниясен оптималь агросрокларда тәмамлау өчен уңайлы көннәр торды, - дип билгеләп үтте район башлыгы. - Бушаган мәйданнарда кичекмәстән туңга сөрүгә керешергә кирәк. Басуларда калган покослардагы һәм тюклардагы саламга килгәндә, алар калырга тиеш түгел. Мондый карап җиткермәү субсидияләр алуга турыдан-туры йогынты ясарга мөмкин. Ә язын саламны яндырырга беркем дә рөхсәт итмәячәк.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Андрей Борисов сөт саву, туфракны эшкәртү, туңга сөрү, уҗымнар чәчү буенча җыелма таблицалар белән таныштырды. Әйтик, «Таң» һәм Тукай исемендәге җәмгыятьләр савым буенча позицияләрен бераз киметкән. Җитәкче сүзләренчә, Тукай исемендәге җәмгыять савым көтүенең продуктлылыгы кимүе азык тараткыч тракторның ватылуы белән бәйле. «АгроМир» җәмгыятендә узган елның шушы ук чорына, киресенчә, савым арткан. Тулаем алганда, район буенча савым күрсәткечләре арта бара.
Туфракны көзге эшкәртү 20 мең гектардан артык мәйданда башкарылган, бу планның 68 процентын тәшкил итә. Бу эштә «Кәрәкәшле», «АгроМир» ҖЧҖ һәм күп кенә крестьян-фермер хуҗалыклары мобильлек күрсәткән. Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы хуҗалыкларда силос салу барышы белән дә таныштырды. Район буенча силос өчен кукуруз 1,5 мең гектарда җыеп алынган. Бу төр сусыл азык 30 мең тоннага якын салынган.