Ютазы районы яшьләре киңәшмәсе уен формасында узды

2022 елның 3 октябре, дүшәмбе

Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге тарафыннан оештырылган районның актив яшьләре киңәшмәсе гадәти булмаган формада узды.

 

Әлмәт шәһәре территориаль идарәсенең Баулы районында «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге начальнигы Рәзидә Игнатьева ЮХИДИ буенча мавыктыргыч викторина үткәрде һәм зурлар арасында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау эше турында сөйләде.

Юл - транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан яшьләрне активлаштыру өчен юл хәрәкәте иминлеге буенча " Юлга игътибар!» агитацион-пропаганда чарасы үткәрелде.

Яшь машина йөртүчеләрнең биш командасы юл йөрү кагыйдәләре буенча сорауларга җавап бирделәр.

1,2,3 урын алган командаларга «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” ДБУ призлары тапшырылды.

Чарада катнашучыларның һәрберсенә белешмәлек, дәфтәр, ручка һәм яктылыкны кайтаргыч элементлар тапшырылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International