Район мәдәният йортында район укытучыларын хөрмәтләделәр
Районның педагогика корпусы вәкилләренә район башлыгы Аяз Шәфигуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, мәгариф бүлеге начальнигы Сергей Абрамов һ.б. тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр. Алар үзләренең эшчәнлекләре буенча балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә тәрбияләнүчеләргә белем орлыклары чәчкән затларга лаеклы бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырдылар. Концерт номерлары белән сәхнәгә чыккан балаларны, иҗат коллективларын кайнар алкышларга күмделәр. Ә район солистларының чишмә чыңыдай яңгыравык тавышларын педагог-ветераннар аеруча җылы кабул итте. Алар армый-талмый «Афәрин, браво!» дип кабатлады.