Ютазы районында, пенсиягә чыкканнан соң, өлкәннәргә һәм ветераннарга зур игътибар бирелә.
Алар турында онытмыйлар, тантаналы чараларга һәм учреждениенең юбилей даталарына чакыралар, бүләкләр тапшыралар һәм алар белән элемтәдә торалар.
Ветераннарын район газетасына бушлай яздырган предприятиеләр дә бар. Чөнки өлкән буынның кәгазь басмалар укырга яратуын, аларга районның барлык вакыйгалары турында хәбәрдар булуларын, озак еллар актив һәм күңел дәртен сүндермәүләрен, дөнья белән элемтәдә торуларын яхшы беләбез.
Язылу кампаниясе кысаларында без ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, күп балалы һәм аз керемле гаиләләр файдасына хәйрия язылуын рәсмиләштерүгә юнәлдерелгән акцияләр үткәрәбез.
VI чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов беренчеләрдән булып әлеге акциягә кушылды. Шулай итеп, Урыссу поселогының 25 ветераны ел дәвамында район газетасын алачак.
Дуслар! Сез шулай ук үз тармак ветераннарыгыз өчен район газеталарына, шулай ук ярдәмгә ярдәмгә мохтаҗ районның башка кешеләрен – ялгыз пенсионерларны, хезмәт ветераннарын, сәламәтлекләре чикләнгән затларны, күп балалы гаиләләрне куандыра, аларга бүләк ясый аласыз. Язылу кампаниясе акцияләрендә битараф булмаган һәр кеше, шулай ук бөтен оешмалар катнаша ала. Исегезгә төшерәбез, район гәҗитенә альтернатив бәядән язылу - редакциядә 500 сум. Сезне укучыларыбыз сафында көтеп калабыз!