Ярминкәләр чакыра

2022 елның 3 октябре, дүшәмбе

 

Урыссу поселогының үзәк базарында - Өлкәннәр көненә багышланган ярминкә уза.

Көзге бүләкләр чыннан да төрле, ассортимент шактый, бәяләр кулай. Асылда, базар мәйданында сәүдә генә түгел, ә бәйрәм чарасы да оештырылган иде. Район мәдәният йорты артистлары, һәрвакыттагыча, бәйрәм атмосферасын тудырды. Ярминкәдә район җитәкчелеге вәкилләре – район башлыгы Аяз Шәфигуллин, аның урынбасары Закуан Ильясов, район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина һәм башкалар катнашты.

- Өлкәннәр көнендә өлкән буын вәкилләренә аерым рәхмәтемне белдерәм, - диде район башлыгы карт гвардиягә мөрәҗәгать итеп. - Асылда, безнең бүгенге эшчәнлегебез сез төзегән фундаментта тора. Бүгенге ярминкәдә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр, районның мәгариф учреждениеләре вәкилләре һәм эшмәкәрләр катнаша. Сезгә хәерле көн һәм  иминлек телим!

Ярминкәдә теге яки бу продукцияне мохтаҗлар белән бүлешергә теләүчеләр өчен ике «хәйрия» кәрзинен күрергә мөмкин булды.

Сыер ите, кош ите, төрле төрдәге бал, ташкабак, кәбестә, кишер, бәрәңге, кәбестә, камыр ризыклары, өйдә әзерләнгән кайнатма, салатлар,  төрле ассортиментта алма ... Барын да санап бетереп булмый. Һәркем күңеленә хуш килгән продукция сайлый алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International