Ютазы районы башлыгы Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашты

2022 елның 3 октябре, дүшәмбе

Өлкәннәр көнендә район башлыгы Аяз Шәфигуллин һәм район ветераннар советы рәисе Гүзәл Латыйпова Бөек Ватан сугышында катнашучыларны өйләренә барып котладылар.

Исегезгә төшерәбез, безнең районда турыдан - туры Бөек Ватан сугышында катнашучылар дүртәү - Ютазыдан Мөхтәрәмә Хәйретдинова һәм Ютазыдан Ягъфәр Сираҗов, Бәйрәкәдән Инком Абдуллин һәм Урыссу поселогыннан Миңнебай Миңнекәев. Хөрмәтле еллар вәкилләре - ветераннарга бүләкләр салынган пакетлар тапшырып, Аяз Шәфигуллин һәм Гүзәл Латыйпова өлкәннәргә изге теләкләрен юлладылар. Әлбәттә, ветераннарның сәламәтлеге кайчак уңайсыз хәлдә калдыра, әмма алар районда һәм илдә барган төп вакыйгалар турында хәбәрдар булуларын дәвам итәләр, авыл хуҗалыгы производствосы, икмәк басулары уңышы белән кызыксыналар. Район кунаклары сүзгә саранланмады, ветераннарны кызыксындырган барлык сорауларга аңлатмалар бирделәр.

Котлауларга җирлек башлыклары һәм авылларның ветераннар советы рәисләре дә кушылды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, төрле сәбәпләр аркасында эштән туктаган предприятиеләргә иң яхшы елларын биргән өлкән буын вәкилләре дә читтә калмаячак. Өлкәннәр декадасында 1200 ветеранны район башкарма комитеты хезмәтләре һәм бүлекләре хезмәткәрләре өйләренә барып котлаячак. Аларга өлкән яшьтәге райондашларыбызның яшәү шартлары белән танышырга, хәл ителергә тиешле проблемалар турында ишетергә туры киләчәк. Хезмәт һәм бүлек җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, район башлыгы ассызыклаганча, картлык беркемне дә урап узмый. Әлбәттә. Шуңа күрә аны яшьтән хөрмәт итәргә өйрәнергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International