Гөлчәчәк Вәлиева Казанда балалар иҗтимагый оешмалары киңәшмәсендә катнашты

2022 елның 3 октябре, дүшәмбе

Ютазы муниципаль районы балалар хәрәкәтләре кураторы, «Балалар иҗаты үзәге» методисты Гөлчәчәк Вәлиева Татарстан Республикасы муниципаль берәмлегендә балалар иҗтимагый оешмалары һәм укучылар үзидарәсе органнары белән эшләү буенча кураторларның эш төркеме киңәшмәсендә катнашты.

Әлеге чараның көн тәртибенә "Белем бирү оешмаларында балалар иҗтимагый оешмалары һәм укучылар үзидарәсе советлары өчен чаралар әзерләгәндә һәм оештырганда оештыру - методик тәэмин итү" темасы куелды. Әлеге чарада һәр баланы 1-11 сыйныфтан кызыксындырган яңа, балалар, бердәм хәрәкәте булдыру буенча тренингта катнаштылар.

Оештыручылар әлеге киңәшмәдә катнашучыларны яңа планнар, балалар хәрәкәте үзгәрешләре белән таныштырдылар.

Рәхмәт хатлары, мактау кәгазьләре чараның иң күңелле мизгеле булды.

Чара истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International