Дүшәмбе иртәсе Урыссу башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә гимнны тантаналы рәвештә башкару астында РФ һәм ТР флагын күтәрүгә багышланган линейкадан башланды.
Искәртеп узабыз, илнең һәр уку учреждениесендә атна башында Россия һәм Татарстан гимны астында дәүләт флагларын күтәрәләр, хәзер бу яңалык барлык татарстанлылар өчен күркәм традициягә әвереләчәк. Быелның сентябреннән бөтен республика буенча мәктәпләрнең иң лаеклы укучылары, һәр дүшәмбе көнне иртәнге линейкада флаглар күтәрүдән башлана, җомга көнне флаглар төшерелә.