Бүген газета-журналларга ташламалы язылу декадасы башланды.
2023 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе чорында "Россия почтасы" Бөтенроссия язылу декадасын үткәрә.
Кадерле ютазылылар, 3 октябрьдән 13 октябрьгә кадәр 2023 елның беренче яртыеллыгына бәяләр төшү белән язылу рәсмиләштерергә өлгерегез. Декада вакытында язылсагыз, әбунә 661,38 сум торачак.
Шулай ук «Ветеранга әбунә рәсмиләштер» дигән хәйрия акциясе дәвам итә, чара кысаларында ветераннарга, үз әби-бабаларыгызга, ялгыз һәм өлкән күршеләрегезгә районның «Ютазы таңы» газетасына яздырып ярдәм күрсәтергә була. Редакция предприятие һәм оешма җитәкчеләрен, эшмәкәрләрне әлеге акциядә актив катнашырга чакыра. Сезнең хәйрия эшегез өлкәннәрнең буш вакытын кызыклырак һәм бай эчтәлекле итәргә булышыр дип ышанырга була.