Гимназиячеләргә ел саен илдә 5 октябрьдә билгеләп үтелә торган Укытучылар көне турында сөйләделәр

2022 елның 4 октябре, сишәмбе

Укучыларга укытучылар көнен беренче тапкыр СССРда 1965 елда билгеләп үтүләре, аннан соң ел саен октябрьнең беренче якшәмбесендә билгеләп үтүләре турында сөйләделәр.

1994 елда бәйрәмнең конкрет датасы  – 5 октябрь беркетелде. Укытучылар көнен 100дән артык илдә билгеләп үтәләр.

Дәрес вакытында укучыларга ил күләмендәге мөһим вакыйгалар турында да сөйләделәр. 2022 елның 23 сентябреннән 27 сентябренә кадәр Донецк һәм Луганск халык Республикаларында, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә Россиягә кушылу турында референдумнар узды, ә 30 сентябрьдә Мәскәүдә Зур Кремль сараенда бу территорияләрнең Россия Федерациясе составына керүе турында килешүләргә имза кую тантанасы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International