Өлкәннәр декадасы кысаларында “Олимп” спорт-сәламәтләндерү комплексында шахмат һәм шашка турниры узды

2022 елның 4 октябре, сишәмбе

Шашка һәм шахмат белән мавыгучы пенсионерлар Ютазы районыннан алар өчен оештырылган турнирда очраштылар.

Өлкәннәр декадасы кысаларында Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге өлкән буын вәкилләре өчен төрле чаралар оештырды. Мәсәлән, 3 октябрьдә - теннис турниры, 4 октябрьдә шахмат һәм шашка турниры узды. Алда аларны йөзү буенча турнир һәм бәйрәм концерты көтә.

Шахмат, шашка турнирына егермедән артык катнашучы җыелды. Район пенсионерлары, интеллектуаль уеннарны яратучылар, шулай ук инвалидлар җәмгыяте әгъзалары интеллектуаль көрәштә көч сынаштылар. Зур кызыксыну белән, алар көндәшне җиңәр өчен йөрешләр турында “баш ваттылар”.

Өлкәннәр арасында мондый төр турнирлар уздыру аларның хәтерен һәм игътибарын үстерүгә ярдәм итә, кәефләрен күтәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International