Ютазы чаңгычысы көмеш алып кайтты

2022 елның 4 октябре, сишәмбе

Октябрьнең беренче көннәрендә күрше Октябрьский шәһәрендә чаңгы ярышлары узды.

Чаңгычы-узышчылар арасында Башкортстан Республикасының җәйге чемпионаты һәм Беренчелеге 300 дән артык спортчыны җыйды. Чаңгы шуучылар төрле дистанцияләрдә көч сынаштылар. Чаңгычыбыз Искәндәр Латыйпов 4 километр ирекле стиль белән 2009-2010 елгы үсмерләр арасында ярышты. Ярышлар нәтиҗәләре буенча ул көмеш медальгә лаек булды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International