Балалар иҗат үзәгендә “Безнең йөрәкләр җылысы” дигән чара узды

2022 елның 5 октябре, чәршәмбе

Өлкәннәр көне уңаеннан 4 октябрьдә Балалар иҗат үзәгендә “Безнең йөрәкләр җылысы”  дигән чара узды.

Октябрь аенда искиткеч матур бәйрәм - Өлкәннәр көне, зирәклек һәм игелек бәйрәме бар! Бу көнне без барлык туганнарыбызны һәм кадерле халкыбызны - акыллы, зирәк буынны котлыйбыз. Бу көнне без хөрмәтле өлкәннәребезне  аерым игътибар белән чолгап алабыз.

Бүген без тынгысыз дөньяда яшибез. Безнең күз карашларыбыз елмаюлы мәрхәмәтле йөзгә төшкәч, күңелдә җылылык туа. Тормышыбызны ягымлы һәм якты елмаюдан башка күз алдына китереп булмый. Дөнья яктыра, тормыш тагын да кызыклырак була!

Бу көнне укучылар, педагоглар, өлкәннәргә мастер-класслар, концерт программасы һәм сый-нигъмәтле чәй өстәле әзерләгәннәр иде. Өлкән буынга  нык сәламәтлек, бәхетле озын гомер телибез.

Өлкән буынга нык сәламәтлек, күңел көрлеге, озын бәхетле гомер, туганнарыбыз һәм якыннарыбызның мәхәббәтен һәм игътибарын телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International