2022 елда «ТР яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү» ярдәмче программасы кысаларында Урыссуда бер гаилә ярдәм алды

2022 елның 5 октябре, чәршәмбе

Ел дәвамында 3-4 гаилә гариза яза. Хәзер заявка кампаниясе бара, барлык гаризалар электрон рәвештә генә ТР Дәүләт хезмәтләре порталында кабул ителә.

Программа кысаларында программаны тормышка ашыруның дүрт юнәлеше бар.

 

Район халкы арасында иң киң таралган юнәлеш – түләүсез субсидия. Бу шундый процентсыз кредит - балалары булмаган гаиләләргә 30% һәм әгәр балалар бар икән - 35%. Аны алу өчен гаилә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ һәм түләү сәләтенә ия булырга тиеш.

 

Программаның башка юнәлешләре: 25 елга кадәр процентсыз бүлеп түләү шарты; яшь гаиләләр өчен социаль ипотека; яшьләр оешмалары активистлары (студентлар) өчен социаль ипотека. Программа буенча тулы мәгълүмат ТР Яшьләр эшләре министрлыгының рәсми сайтында һәм шулай ук районыбызның рәсми сайтында бар.

Күчемсез милекнең квадрат метрының бәясе һәр кварталда Татарстан Республикасы Бәяләүчеләр союзының аналитик тикшерүе нәтиҗәләре буенча билгеләнә. 2022 елның дүртенче кварталына ул 30571 сум тәшкил итте. Бүгенге көндә районда торак бәясе буенча кискен сикерешләр юк.

Республикада яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасын финанслауны арттыру мәсьәләсе карала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International