Ел саен 5 октябрьдә илнең барлык мәгариф учреждениеләрендә Укытучылар көне билгеләп үтелә.
Бу көнне яраткан укытучыларыбыз адресына ата-аналардан һәм укучылардан рәхмәт сүзләре яңгырый.
Укытучы һөнәрен гадәттә игелекле, иҗади һәм балаларны яратучан кешеләр сайлый. Урыссу гимназиясенең сынлы сәнгать һәм музыка укытучысы, педагог - оештыручы Гөлчәчәк Макуева нәкъ менә шундый укытучылардан.
Гөлчәчәк Нәҗип кызы гимназиядә инде 9 ел эшли, аны укучылар ярата һәм хезмәттәшләре хөрмәт итә. Ул Иске Урыссу авылында туган, шунда ук авыл мәктәбен тәмамлаган. Балачактан бик иҗади була: җырларга һәм биергә ярата, мәктәп үзешчән сәнгатьтә актив катнаша. Шуңа күрә мәктәптән соң Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының театр бүлегенә укырга керергә карар итә. Университетны тәмамлаганнан соң, туган районына кайта һәм район мәдәният йортына эшкә урнаша, анда 5 ел эшли. Гаиләле, ике бала тәрбияли. Хәзер улына 13 яшь, кызына 11 яшь.
- Район мәдәният йортында эшләп, өлкән сыйныф укучыларын Мәдәният һәм сәнгать университетына укырга керүгә әзерләү белән шөгыльләндем. Бу минем өчен яхшы булды, ул вакытта мин педагогика турында уйлана башладым. Нәкъ шул вакытта мин балаларны өйрәтергә һәм иҗади сәләтләрен үстерергә яратам дип уйладым. Ә үз балаларым тугач, мин Казан дәүләт педагогия университетына укырга керергә булдым. Аны уңышлы тәмамлап, икенче югары белем алдым: сынлы сәнгать һәм музыка укытучысы, - дип искә ала Гөлчәчәк.
Күңелле, энергияле яшь укытучы мәктәп тормышына якты төсләр һәм позитивлык өсти. Мәсәлән, иртәнге радио линейкалары һәм балалар бию флеш-моблары – барысы да аның идеяләре. Укытучы-оештыручы буларак, Гөлчәчәк Нәҗип кызы дәрестән соң өлкән сыйныф укучылары киңәшмәләрен үткәрә, анда балалар фикерләре белән уртаклаша, мәктәп эчендәге кызыклы чаралар планлаштыра. Мәктәпнең балалар иҗтимагый хәрәкәте аның ышанычлы кулында. Өстәвенә, Гөлчәчәк Макуева Республика балалар хәрәкәте сменаларында катнаша һәм республика конкурсларын оештыручылар составына керә.