Ташкичү авыл җирлегенең урман массивында агачлар утыртылды

2022 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

Яшь агачлар шаулап торыр

 

Акциядә Ютазы урманчылыгының урман хуҗалыгы хезмәткәрләре белән беррәттән район башкарма комитеты һәм хезмәтләре бүлекләре хезмәткәрләре дә катнашты. Алдан әзерләнгән чокырларга корычагач һәм имән үсентеләре утыртылды.

- Әлеге акция ел саен урманга сак караш тәрбияләү максатыннан үткәрелә, – дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов, - шулай ук урманнарны саклау проблемасына җәмгыять игътибарын җәлеп итү дә игътибар үзәгендә.

Районда яшәүчеләр әлеге «Урманны саклыйк» акциясен тиешенчә аңлап кабул итәләр һәм анда бик теләп катнашалар. Күп вакыт та үтмәс, бүгенге көндә утыртылган агачлар шаулап, ябалдашлары күккә ашар. Бу текә таулардагы яшел массивларны туфракны җимерелүдән, эрозиядән саклап калу һәм төбәгебезнең һавасын һәрвакыт чиста тоту өчен эшләнә. Табигать тормыш эшчәнлегенең бер генә өлкәсендә дә битарафлыкка юл куя алмый икән, урманнарны саклау мәсьәләсе һәрвакытта да актуаль яңгыраячак. Урман массивларын һәм яшел үсентеләр утыртуны яңартып, без барлык  кешеләргә дә, хайваннар дөньясына да уңайлы яшәү мохиты тудырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International