ЗАГС бүлеге өченче дәрәҗә лауреат

2022 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

Ютазы районы ЗАГС (ГХАТ) бүлеге республика конкурсының зона этабында катнашты.

3 октябрьдә Бөгелмәдә «Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу тантанасының иң яхшы алып баручысы” республика конкурсының зона этабы узды.

Конкурста төбәкнең тугыз районы «Никахлашу тантанасын иң яхшы алып баручы», «Исем кушу тантанасын иң яхшы алып баручы», «Гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү тантанасын иң яхшы алып баручы» номинацияләре буенча катнашты.

Районның  ГХАТ бүлеге баш белгече Гөлназ Фаздуллина «Исем кушу» номинациясендә лаеклы чыгыш ясады. Зона этабы нәтиҗәләре буенча ул III дәрәҗә лауреат дипломы һәм истәлекле бүләк алды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International